Занятие для подготовительной группы по формированию навыков здорового образа жизни. Тема: Расти здоровым!


Максат:



  • Балаларның сөйләм телен үстерү, барлык авазларны дөрес һәм ачык әйтүләренә ирешү.
  • Шәхси гигиенаны үтәү өчен кирәкле предметларны танып әйтә һәм аларны дөрес куллана белүләренә ирешү.
  • Балаларны сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләргә, бишек җыры җырларга, көй һәм ритмны сизәргә өйрәтү; сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен формалаштыру.
  • Балаларны әкият геройларының характерларын аңларга һәм әкиятне сөйләргә өйрәтү.
  • Балаларда үз сәламәтлекләрен ныгыту һәм саклау күнекмәләрен тәрбияләү.

Күрсәтмәлелек: Курчаклар (балалар саны буенча), “Куян кызы” А. Алиш әкиятенә атрибутлар, сандык, караватлар (уенчыкларны йоклатырга), шәхси гигиена предметлары сүрәтләнгән карточкалар, ләгәннәр, сөлгеләр, тәлинкәләр, калаклар, яшелчәләр.

Алдан эшләнәсе эшләр:

1. Авыр сүзләр өстендә эш.
2. “Куян кызы” А. Алиш әкиятен укып өйрәнү.
3.  Шигырьләрне, бишек җырларын алдан өйрәнү.
4. “Сәламәтлекне ничек ныгытып була?” дигән темага балалар белән әңгәмә уздыру.

Дәрес барышы:

– Исәнмесез, балалар!
– Хәлләрегез ничек? – Бик әйбәт!
– Күңелегез шатмы? — Әйе, бик шат!
– Балалар, карагыз әле, бүген бездә кунакта матур курчаклар. Курчаклар янына килегез дә ошаганын алыгыз. Алар безнең яраткан сабыйларыбыз, балаларыбыз булыр. 
(Балалар курчакларны сайлап алалар). Ә хәзер урындыкларга утырыгыз.
Курчакларга карагыз да матур итеп елмаегыз. Безнең һәрбер иртәбез шат елмаюдан башланырга тиеш.
– Ә хәзер курчаклар белән исәнләшик: – Хәерле иртә! Сәлам!
Бу яхшы сүзләрне әйткән вакытта, без һәммәбезгә дә саулык-сәламәтлек, хәерле иртә телибез. Сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнлеген сөйлик.



Балалар җөмләләр төзиләр:

Мин иртәнге зарядка ясыйм.
Мин кулларны, битне юам.
Мин теш чистартам.
Мин мунчада юынам.
Мин чәч тарыйм.
Мин чыныгам.
Мин йоклыйм.
Мин яшелчә, җимешләр ашыйм.
Мин әйбәт ашыйм, яхшы итеп тукланам.

– Дөрес, бик әйбәт әйттегез. Нык сәламәт булу өчен һәр иртәне зарядка белән башларга кирәк. Балалар, әйдәгез әле, басыйк, курчаклар белән зарядка ясап алыйк. 

“Шаян балалар” уены үткәрелә:

Балаларның кулларында курчаклар, алар ирекле басалар. Шигырьнең сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар:

Бигрәк шаян инде без,
Тик тормыйбыз бер дә без.
Чүгәлибез, торабыз,
Башны уңга борабыз.
Аннан сулга карыйбыз
Һәм сикерә башлыйбыз.
Кулларны күтәрәбез,
Аннары төшерәбез.
Шул арада иелеп,
Басарга өлгерәбез.
Тирән итеп сулыйбыз,
Ял итәргә туктыйбыз.

– Ә хәзер, безнең курчакларга-сабыйларга Абдулла Алишның “Куян кызы” әкиятеннән өзек күрсәтик.
(Балалар курчакларын урындыкларга утырталар).
– Менә тылсымлы сандык. Ул сезне әкият геройларына әверелдерер. (Балалар үз теләкләре буенча рольләрне бүлешәләр һәм сандык эченнән костюмнар алып кияләр, әкияттә катнашмаган балалар курчаклары янына утыралар):
– Мин Әни куян (Куян кызы, Тиен, Доктор Айболит, Автор) булам.

“Куян кызы” әкиятен драматизацияләү



– Рәхмәт, балалар. Безнең курчаклар ардылар, ял итәселәре килә. Халыкта тикмәгә генә әйтмиләр бит: “Тыныч йокы – ул үзе бер сәламәтлек”, -дип.
Балалар, йоклаганда безнең белән ниләр була соң?
Балалар җаваплары:
– Мин төш күрәм.
– Мин ял итәм.
– Мин үсәм.
– Мин зур үсәм.
– Курчакларны йоклатабыз. Алар тыныч йоклап китсеннәр өчен, бергәләп бишек җыры җырлыйбыз. Бишек җыры ничек җырлана?
(Балалар: – Бишек җыры ягымлы, йомшак, әкрен, матур, иркә тавыш белән җырлана).
Балалар бишек җырын җырлыйлар:

Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәяләр сөйләрмен.
Сиңа теләк теләрмен,
Бәхетле бул, диярмен.

– Балалар, кем үз курчагына бишек җырын җырлап күрсәтә? (2-3 бала җырлыйлар).
– Матур итеп җырладыгыз. Сабыйларыгыз йоклап киттеләр, әйдәгез аларны караватларга яткырабыз.
(Курчакларны балалар йокы бүлмәсенә алып кереп, караватларга яткыралар).
– Курчаклар ял итәләр, ә без хәзер инде тыныч кына уйнап алыйк.

Шәхси гигиена предметлары сүрәтләнгән карточкалар белән “Табышмак әйтәм, җавабын күрсәт” дигән уены үткәрелә

Тәрбияче табышмаклар әйтә, балалар дөрес җавапларны табып карточкада күрсәтәләр.

1. Үзе шома, күбеккә күмә,
Хуш исле, я кем белә? (Сабын)

2. Ак итә, пакъ итә,
Бит-кул, муенны сөртә.
Бу нәрсә? (Сөлге)

3. Тешләр чиста булсын дисәң,
Аның өчен ни кирәк? (Теш щеткасы һәм теш пастасы)

4. Үзе тешле, ләкин тешләми,
Шуа-шуа шомарта,
Үзенә таба тарта. Бу нәрсә? (Тарак)

– Табышмакларга да дөрес җаваплар таптыгыз, рәхмәт. Ә хәзер татар халык уенын уйнап алыйк.

“Тимербайуены

(“Татар балалар фольклоры» китабы, 235 бит)

– Курчаклар озак йокладылар инде. Аларны уяту вакыты да җитте. Үз сабыйларыгыз янына килегез дә көйләп уятыгыз. Балалар җырлыйлар:

Уян, балам, тиз уян,
Качып китте төн-куян
Йомшак кына чәчләреңнән
Сөеп, иркәләп куям.

– Балалар, ә хәзер без аларны юындырыйк әле.

 (Ләгәннәрдә су, балалар курчакларны җырлап юалар, сөлге белән битләрен, кулларын сөртәләр):

Кызымны юындырам
Суы сарыксын,
Үзе калыксын,
Бик матур кыз булсын.

– Балалар, без инде әйткән идек, сәламәт булу өчен яхшы итеп тукланырга, күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк дип. Әйдәгез, курчаклар өчен салатлар ясыйк, аларны кунак итик. (Балалар курчакларны урындыкларга утырталар, үзләре өстәл янына киләләр, анда киселгән яшелчәләрдән салатлар ясыйлар).

– Балалар, әзер яшелчәләрдән төрледән-төрле файдалы салатлар ясарга мөмкин. Ясаган салатларыгыз турында сөйләгез.

Тәрбияче сораулар бирә:
– Синең салатын ничек атала?
– Салатта нинди яшелчәләр бар? Нәрсә салдың?
Мәсәлән, – Мин “Язгы” салат ясадым. Салатта кишер, кәбестә, суган бар. Салат тәмле, файдалы.
– Мин “Витаминлы” салат ясадым. Салатка чөгендер һәм сарымсак салдым. Һ.Б.

– Ә хәзер курчакларны алыгыз да, аларга үзегез ясаган салатларны күрсәтегез.

– Балалар, бүгенге дәрестә без сәламәтлек турында сөйләштек. Сәламәт булып үсегез! Саубуллашканда да без сезнең белән бер-беребезгә сәламәтлек телибез: – Сау булыгыз!




Следующий: