Урок татарской литературы Весна красна цветами. 4-й класс

Тема: Яз ямьле чәчкә белән!
Максат:

1.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү
2.Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту
3.Табигатьне ярату, аны саклау, матурлыкны күрә белү, ярдәмчел булу сыйфатлары тәрбияләү

Җиһазлау:
интерактив
такта,презентация (слайдлар),магнитофон, И. Шишкинның “ Лес весной”
картинасына репродукция,конвертта уен өчен чәчәк рәсемнәре, сүзләр
һәм сүзтезмәләр язылган плакат, варенье рецепты,
Татарстанның кызыл китабы.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

1. Исәнләшү.
– Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Дәрес башланды.Бүгенге дәресебезне Г. Тукайның шигырь-табышмагыннан башлыйк әле:

Боз һәм кар эрде, Көннәр озая,
Сулар йөгерде, Төннәр кыскара.
Егълап елгалар Бу кайсы вакыт ?
Яшьләр түгелде. Я, әйтеп кара.

– Яз вакыты.
2. Максатны аңлату.
– Әйе,дөрес җавап бирдегез.Аңлашылганча, бүген яз турында сөйләшербез, шигырьләр укырбыз.
3. Өй эшен тикшерү.
– Өйдә яз турында хикәя язып килергә кирәк иде.Кем укырга тели?( Укучылар хикәяләрен укыйлар).
– Ринат, сиңа кемнең хикәясе күбрәк ошады? Ни өчен?

II. Яңа тема

1. Кроссворд чишү.

Яз-елның иң матур фасылы.Табигать яшәрә,яшелләнә, бар тереклеккә яңадан
җан кергәндәй була. Кешеләрнең дә күңелләре күтәрелеп китә.Кышын җылы
якларга киткән кошлар туган якларына әйләнеп кайталар һәм тагын да
дәртләнебрәк сайрарга тотыналар.Менә хәзерге эшебез дә кошлар турында
булыр.Кроссворд чишәбез.

1. …Өй түрендә шул заман сайрый ботакта …
2. … Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән …
3. Гөлдер-гөлдер-гөлдергү, кызыл тәпи-кемдер бу?
4. Кышлаучы кош.
5. Ала да була, кара да була.
Сораулар һәр укучының партасында бар. Укучылар интерактив тактага җавапларны язалар. Нәтиҗә ясала.

– Ә сезнең кошларны күзәткәнегез бармы? (Укучыларның җаваплары тыңланыла).

2. Видеофильм күрсәтү
– Әйдәгез, күчмә кошлар турында видеофильмнан өзек карыйк.Нинди кошлар сезгә таныш булыр икән?
(Өзек күрсәтелә. Укучыларның җаваплары тыңланыла).

3. Чәчәкләр дөньясына күзәтү ясау.
– Язын кошлар кайта, боз китә, карлар эри, кояш көлеп карый… Табигатьтә тагын нинди үзгәрешләр була?
– Үләннәр, чәчәкләр күренә башлый.

Әйе,” Яз ул-гөлләр патшасы” дигән Г. Тукай үзенең “Кышка бер сүз”
шигырендә.Яз үзенең беренче чәчәкләре белән матур. Дәресебезнең калган
өлеше дә чәчәкләргә багышланыр.
1 укучы:

Төрле-төрле төстә алар.
Бу төсләр каян килгән?
Хушбуй исе аңкыталар.
Кем аны сибеп йөргән?
Ак чәчәкләр, күк чәчәкләр,
Күп чәчәкләр аланда .
Без исемен белми торган
Чәчәкләр дә бар анда.

(И.Шишкинның “Лес весной” картинасына репродукция күрсәтелә).
Укытучы:
– Рәссамнар бу матурлыкны үзләренең картиналарында сурәтләгәннәр.Менә нинди матур чәчәкләр үсә безнең урман-аланнарыбызда!
Бу чәчәк-умырзая.Русчасы-подснежник. (Слайд №1). Хәзер аның турында җыр тыңларбыз: халык музыкасы, Әхмәт Фәйзи сүзләре.
(Магнитофон язмасында җыр тыңланыла)
– Умырзая турында нәрсә белдегез?
– Умырзая кайчан чыга? Җавапларыгызда таблицада язылган сүзләрне кулланырга мөмкин.
(Сүзтезмәләр: иртә язда, кардан арчылгач, хуш исле(ароматный), энҗе бөртекләредәй,шифалы чәчәк, җәйгә кадәр…)
Укытучы:
– Ә хәзер нинди чәчәк турында сүз барыр?
Укучы:
Энҗедәй чәчәк атам мин Куак төпләрен яратам
Яз көнендә урманда. Яратам дымлы җирне.
Миңа берни дә кирәкми Эссе кояш нурларында
Күләгәлек булганда. Әлсерәп бөгәм билне.



– Укучылар, ничек уйлыйсыз, нинди чәчәк булыр бу?
– Ландыш чәчәге. (Слайд №2)
– Дөрес,энҗе чәчәк дип тә йөртәләр аны.Ул нинди урында үсә?
– Ул дымлы, күләгәле урында үсә.
– Энҗе чәчәк турында әкиятләр дә бар.Кем аны искә төшерер? (Җаваплар тыңланыла)
Укытучы:
– Тагын бер чәчәк белән танышыйк.
Укучы:
Күгәрчен түше кебек Миннән сыгып алган суны
Төрле төсләргә керәм. “Ислемай ” дип йөртәләр.
Төс белән генә мактанмыйм, Бәйрәм көнне костюмнарга,
Тәмле исләр дә сибәм. Күлмәкләргә сибәләр.


Бу-миләүшә чәчәге. (Слайд №3). Русчасы– фиалка.Миләүшә дигән кеше исеме
менә нәрсәне аңлата икән!Тыңланылган шигырьдә сүз нәрсә турында барды?
(Укучылар сөйләме)
Укытучы:

Табигать иртә язда ук таучыкларга, агач төпләренә аксыл,
шәмәхә(фиолетовый) миләүшә чәчәкләрен тарата.Алар кызыл китапка
кертелгәннәр. Ничек уйлыйсыз, ни өчен аларны кызыл китапка керткәннәр?
(Җаваплар тыңланыла. Кызыл китап күрсәтелә)

Без җирдәге иң матур чәчәкләрнең берничәсе белән таныштык. Әле
матурлыклары белән ерактан ук балкып тормаса да, күңелләрне иркәләгән
башка чәчәкләребез дә күп. Тузганак турында беләсезме?
– Май аенда,
нәни кояш балалары сыман,нәфис тузганак чәчәкләре калкып
чыга.Уянып,тирә-якларына карыйлар,кояшны күреп, аның нурларында
коеналар (укучы җавабы)

Тузганак дип әйтсәләр дә, Яратам мин таң нурын,
Тузгыганым
юк бер дә.

Дару минем тамырым.
Алтын сыман чәчкә атып Шикәрем дә җитәрлек.
Утырам
балкып җирдә.
Чәй
ясасаң, кыздырып,

Тәме исең китәрлек. (Слайд №4)
– Димәк, тузганак нинди үсемлек?
– Дару үләне.
– Аннан нәрсә ясыйлар?
– Дару ясыйлар, чәй эчәләр.

Тузганак чәчәкләреннән , яфракларыннан салатлар, варенье ясыйлар. Кирәк
булса, рецептын тәкъдим итә алам, тәнәфестә алырсыз, әниләрегезгә
бирерсез. Тузганакны Япониядә махсус рәвештә салат ясар өчен
үстерәләр. Ә хәзер тагын бер чәчәк– ромашка турында үзегез
сөйләгез. (Слайд №5 ).
(Укучылар җавабы)
Укытучы: ял итеп алыгыз.Конвертларда чәчәк рәсемнәре, тик аларны җыярга кирәк (пазлы). (Рәсемнәрне күрсәтү)

III. Ныгыту.

1.
Безнең каршыбыздан чәчәкләр дөньясының кечкенә генә бер өлеше
үтте.Әйтелгәннәрне искә төшереп, чәчәкләр турында нәтиҗә ясыйк.
Таблицада язылган сүзтезмәләрне кулланыгыз. (Йомшак укучылар шушы
сорауларга җавап әзерлиләр.

1. Кайчан күренә башлыйлар?
2.Кайда үсәләр?
3.Кешеләр аларны ни өчен яраталар?)

Укытучы сүзе:
2. Кешеләр
чәчәкләрдән үзләренең җаннарына җылы,тәннәренә сихәт алалар, алар ял да
иттерәләр, дару да булып торалар.Чәчәкләрне яратыгыз! Чәчәкләрне
ярату-Туган җирне, табигатьне ярату дигән сүз!

IV. Йомгаклау.

1. Өй эше: а) чәчәкләр турында әкият язарга
б)презентация ясарга
в) хикәяне альбом битенә язарга, бизәргә яки китапчык рәвешендә ясарга
(Сайлап алалар)
2. Язын шушы матурлыклар белән бергә бакчаларда нәрсәләр башлана?
– Язгы эшләр:җыештыру,җир казу, …
– Бик дөрес, укучылар. Язын бакчада эшләр күп.Сез дә өлкәннәргә, әти-әниләрегезгә булышыгыз!
3. Укытучы Г. Тукайның “Эшкә өндәү” шигырен яттан сөйли. (Слайд № 6)
– Ни өчен мин дәрес башында да, ахырында да Г. Тукай шигырьләрен кулландым?
– Язын, апрель аенда, бөек шагыйребезнең туган көне. (Слайд № 7)

Күп еллар үтсә дә, халык Тукайны онытмый, аны олылый. Без дә аның
шигырьләрен иң оста сөйләүчегә конкурс оештырырбыз. Тик бу турыда
соңрак сөйләшербез.
4. Билгеләр кую.
5. Саубуллашу.




Следующий: