Урок-диспут в 6-м классе Ш. Галиевнец Минем беренче гомерем

 Максат:

  1. Язучының эчке дөньясын ачу;
  2. Халык педагогикасы җәүһәрләрен укучылар күңеленә җиткерү;
  3. Гореф-гадәтләребезгә хөрмәт хисе уяту.

Җиһазлау:

  • Ш.Галиев “ Минем беренче гомерем ” китабы;
  • Халык язучысы Ш. Галиевкә багышлап чыгарылган стена газетасы ;
  • Альбомнар.

Дәрескә эпиграф:

Тау ягым, туган ягым,
И минем Олы Бакырчым,
Ата-бабам нигезе –
Сиңа багышлыйм!

Сүзлек өстендә эш:

  • Новелла – зур булмаган хикәяләр.
  • Тулгак – бала тапканда аналык мускулларының кискен авыртып кыскаруы, киңәюе.
  • Тәбә — майга, каймакка яки сөткә туглап табада пешерелгән йомырка куырмасы.
  • Тилчә — тишелеп ага торган шеш.

Дәрес барышы:

  • Балалар, без якташыбыз,  халык язучысы, Шәүкәт абый Галиевне күбрәк шагыйрь буларак беләбез. Ә инде безнең буын яшьләренә гыйбрәт итеп язылган “ Минем беренче гомерем ” дигән автобиографик новеллалары Ватан өчен һәлак булганнар хакындагы олы хәтерне онытмаска, тылдагы яшүсмерләрнең үз башыннан кичергәннәре турында белергә, уйланырга ярдәм итә.

(Тактага новелла сүзенең мәгънәсе язып куелган; алдан ук сүзлек эше буларак әйтелә)

“Хәтер колейдоскобында төсләр, сурәтләр яңара, онытканның да ялт итеп килеп чыга. Шул якка таба кайтыймчы әле хатирәләр арбасында. Әтәчләре дә сагынган әнә, ничекләр өзелеп — өзгәләнеп аваз бирә…” – дип яза автор.

  • Әйдәгез әле, бергәләп шагыйрьнең  бала чагына, безнең әби-бабайлар тәрбияләнгән чорга кайтыйк. Шагыйрь үскән заманда нинди гореф-гадәтләр булган соң? Әти-әнисе нинди гыйбрәтле киңәшләр биргән?

1. Әниләргә кайвакыт авыр сүзләр әйтәбез, йөрәген сызландырабыз. Беләсезме, әниләр безне бик авырлык белән дөньяга тудыралар. Бу – тулгак дип атала. Шәүкәт абый да бу турыда “ бала күңеле соңга калып төшенә ”, — ди.

Учыңда тәбә пешереп ашатсаң да, әнкәңнең бер тулгагына тормас” , — дип яза ул. Сез ничек аңлыйсыз бу сүзләрне?

  • Әйе, учта тәбә пешерү мөмкин эш түгел,  таба урынына кулны утка тыгу дигән сүз. Чынлап та, бала табуы бик авыр икәнне соңрак аңлыйбыз шул.

2. Әтисе улына бик күп гыйбрәтләр әйтеп калдырган. “ Менә улым, бер иелергә иренсәңйөз иелерсең ! ”

Дага тапкан кеше бәхетле була”.

Кайчан әйтә әтисе бу сүзләрне?
Әтиле-уллы икәү атлый. Әтисе юлда яткан даганы күрде:” Ал, улым, кирәге чыгар! ”
Иелергә иренде малай. Әтисе шул даганы тимерчегә сатып, чия алды, сиздерми генә берәм – берәм юлга төшерде. Пешкән чияләрне чүпли-чүпли малай     әллә ничә тапкыр иелде.Шул чакта,әтисе: “ Бер иелергә иренсәң – йөз иелерсең ! ”

  • диде.

3. Китапта бер бүлек “ Бабачы килә ! ” дип атала. Бу йола элек – электән килгән һәм бүгенге көндә дә яши.

“ Кендеген кискәнне беркем белми, ә йоланың бусы хәтергә авырту белән киртләнгән.  Татар ир баласының гомерлек тамгасы.   

  • Әйбәт бабай ул — кызыл ыштан үлчәр дә китәр, -  дигән булалар .
  • Кошман бабай килер дә, атаң бүреген киертер, -дип юмалыйлар. ” ( 16 бит. )
  • Балалар, бу йоланың бүгенгедән аермасы шунда : элек безнең якларга Кайбыч районы Кошман авылыннан бабачылар килгән, ә хәзер ир баланы шифаханәгә алып барып сөннәткә утырталар.

4.

- Барыгыз да тәмле пилмәннәр ашаганыгыз бардыр.
- Яле, нинди ризык соң ул?
- Пилмән – төче камыр эченә ит яки эремчек салып пешерә торган ризык. Кайвакыт, он, тоз, борыч салалар.
- Шулай, балалар. Он пилмәне – ашлы – сулы кешегә. Тозлы, суганлы – бәхетле кешегә. Ә борычлы – ачы теллегә!
- Шәүкәт абый  бала вакытында күрше бакчасыннан борыч урлаган булган һәм гомер буе шуннан оялып яшәгән, борыч сүзен ишеткән саен, кызарып башын игән.
Җир тишеге булса керер идем дип,  шундый чакта әйтәләр икән,” — ди.

5. Олы Бакырчы авылы – зур авыл. Бөтен кешене исеме белән генә хәтерләп бетерү мөмкин булмаганлыктан, кушамат тагу гадәте бар. Бөтен кеше кушамат әйткәнне яратмаган. “Тел очына тилчә чыккыры,” дигәннәр кечкенә Шәүкәткә дә.



— Ни өчен дип уйлыйсыз?
- Кешегә ярамаган сүз әйткән вакытта һәм кирәксә-кирәкмәсә дә кушамат такканда шулай әйтеп куялар.

6.   Шәүкәт  абыйның ата-анасы яңа йорт салып чыгарга уйлыйлар. Әнисе бераз карышып тора : “ Гали кибеттә эшли, яңа йорт салды дип әйтмәсләр микән ” , — ди.
Әни : “ Бәхет тулы булсын өчен тормышның берәр җире килеп җитмәскә тиеш. Тулы бәхеткә күз тиючән ” , — дип куя.

  • Бу сүзләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?
  • Укучы җавабы.

Өйне җиткезделәр, әтисе йорт каршына каен агачы утыртып куя:

  • Каен кайгы тели ди, өй янына кирәкмәс иде, ди әни.
  • Чынлап та, каен аларга кайгы китерә, әтиләре сугыштан әйләнеп кайтмый.

7. “ Буй җитмәсә, таяк җитәр иде дә , ярамый – таяк ул ике башлы ” – дигән сүзләр дә бар. – Кайчан әйтәләр бу сүзләрне?

— Әти-әни балалар тимәсен дип , әйберне өскәрәк җыеп куя. Бала кызыга, буе җитмәгәч, таяк белән сузылып ала. Кайвакыт әйбер ватыла яки җимерелә. Әти — әни кайтып кергәч….. шул таяк белән берне сыптыра. Таяк ул ике башлы дип шул вакытта әйтәләр.

8. “Артыңа кулың җитмиме әллә ? ” – дип тирги әти. Сыер бәрәңге бакчасын таптап йөри икән ”.

— Бу кулны сузып карау мәгънәсендә түгел, ишекне япмыйча калдырсаң яки берәр әйберне алып куймасаң әйтелә торган сүз.

9. Язгы гөрләвекләрдә алдавычлар ясыйсыздыр. Әлбәттә, бу балачак шуклыклары.
“Язгы бозлы су дип уйлаган юк. Ямьсез шуклык инде, нишләмәк кирәк, без чыгарган уен түгел, үпкәләмәгез! Үзебез дә батабыз, мәкеренә күрә җәзасы : кешегә чокыр казыма . ”

  • Кайчан әйтелә торган сүзләр?
  • Кешегә авырлык эшләргә ярамый, үзеңә килүе бар.

10. Балачак йөгереп үтә! Йомыш кушсалар файдасы да булгандыр. “ Эт юыртканга акча алмый ” , — диләр андый чакта.
Төрле уеннар: кәшәкә, кыекбаш, алырмын кош уеннары турында да язып үтә Шәүкәт абый.

  • Ә сез хәзер нинди уеннар уйныйсыз?
  • Укучы җавабы.

11. ”Ак тәүбә, кара тәүбә, ипинең чыраен күрмим менә”, “Татар тотып карамый ышанмый”. “Сөттән авызы пешкән суны да өреп эчкән”.

— Бу җөмләләр кайчан әйтелә кечкенә Шәүкәткә? ( тексттан табып уку)

12. ”Олылардан алда үрелмиләр!”

— Өстәлгә утыргач һәм нәрсә дә булса ятрак әйбер күргәч, иң беренче олы кеше сузылырга тиеш. Күп балалы гаиләләрдә олы кеше, гадәттә әтиләре, ризыкны һәр балага тигезләп бүлеп чыккан.

13. “Адәм яше тота ул”.

— Нахакка рәнҗетелгән кеше чын күңелдән үпкәләсә, рәнҗеткән кеше начарлык күрми калмый. Шуңардан сакланыгыз!

14. Истәлекләрдә дингә дә зур урын бирелгән:

А) Йортка иман иңсен дип Коръән уку.
Б) Үлем-җитем кирәк-ярагын кайгырту шомлы эш түгел, йоласы-соңгы туйга тыныч әзерләнә картлык.
В) Кәфенлекне алдан әзерләсәң, гомерең озын булыр.
Г) Зиратта җиләк күп үсә.Монда үскән җиләкне ашарга ярамый- эчең авыртыр.

15. Ат-татарның язмышы.

Ир канаты  ат булыр!
Атлы кеше аны җигә яки сата. Җигәргә атың булмаса, яхшы атың , ягъни намуслы исемең булсын, кирәк урында шуны сатарлар.
Балалар, сезнең дә намуслы исемегез гомерегез буена пычранмасын, акыллы булыгыз!

16. Йомгаклау.

Бу истәлек- китаптан без борынгы бабаларыбызның үтемле итеп әйтелгән бик күп гыйбрәтле сүзтезмәләрен, мәкальләрен күрдек, аңлаштык. Алар безгә дә, сезгә дә тормыш юлында ярдәм итсеннәр иде!
Дәресебезне якташыбыз Шәүкәт абый Галиевнең үз сүзләре белән бетерәсе килә:
“Һәркемнең үз гомере, үз кичерешләре… заманнар уртак булса да , кичерешләре аерым. Һәркайсыбызның үз хатирәсе кадерле, тәүгеләре бигрәк тә- шулардан хәтерең башлана. Күңелгә сыенып калган, сине ташламаган тугрылыклы тойгылар ул, саф чишмә төбендәге якты ташлар сыман.
Эчтән йотылган яшьләр- күңел яше белән юылган ихлас кичерешләр ул, исеңнән бигрәк, хисеңдә укмашып калган, узган, беренче гомерең ул”.
Мин тагын балачак гомере дип тә өстәр идем.




Следующий: