Дэрес-аукцион Фигыль суз торкеме

Тема: Фигыль сүз төркеме.
Максат:

  • Фигыль сүз төркемен үтелгәннәргә нигезләнеп искә төшерү, булган белемнәрне ныгыту.
  • Фигыль сүз төркемен таный белүләренә ирешү, эзлекле фикер йөртергә өйрәтү, сөйләм телләрен үстерү.
  • Укучыларда гаиләгә яхшы җылы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау:
Дәреснең тибы: ныгыту
Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү
Дәрес барышы
Оештыру өлеше

1. Укучыларның игътибарын  дәрескә юнәлтү, аларда уңай эмоциональ халәт тудыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Минем исемем Айсылу Вәлидовна.
Укучылар:

Исәнмесез, хәерле көн
Имин булсын бу көн.

Укытучы: Күрәм, дәрескә барыгыз да әзер, китап – дәфтәрләрегез  парта өстендә, ручка – карандашларыгыз да бар.
– Укучылар, игьтибар итегез әле, бүген кояш ничек матур елмая? Әйдәгез, без бер- беребезгә матур итеп елмаеп дәресебезгә керешик.
– Урамда һава торышы нинди?
Укучы: Урамда көн бик матур, аяз, җирдә ап-ак кар ята, күбәләк – күбәләк кар ява.
Укытучы: Бик яхшы, рәхмәт!  Укучылар, бүген без  дәресебезе гадәти генә түгел,  аукцион формада  үткәрербез. Шуның өчен безгә тырышып эшләргә, активрак, акыллырак, тәртиплерәк булырга кирәк. Сез аукцион сүзенең мәгънәсен беләсезме? (Укучыларның җавапларын тыңлау).
Аукцион сүзенә слайд ярдәмендә аңлатма бирү.
Аукцион – берәр әйберне (мөлкәтне) халык алдында югарырак бәя бирүчеләр белән сатулашып сату. Аукционда сатыла торган әйбер, мөлкәт иң югары бәяне тәкъдим иткән сатып алучыга эләгә.
Аукцион һәр очракта да бертөрле тәртиптә үткәрелә. Сатып алучылар товар белән алдан таныш булырга тиешләр һәм шушы товарга бәя куя башлыйлар. Кем иң югары бәяне куя, шул әйбернең хуҗасы була.
Аукционер – аукционда катнашучы.
Аукционист – аукционы үткәрүче кеше.
Безнең бүгенге дәрес тә шушындый формада булачак. Әмма сез товарны акчага сатып түгел, ә үзегезне белгән белемнәрегезне сынап алачаксыз.  Һәр дөрес җавап өчен сез лот алачаксыз. Дәрес ахырында без лотларны санарбыз.Һәм иң күп белүче укучыны билгеләрбез.
Хәзер сез сатып алучылар  булырсыз, ә мин – товар хуҗасы. Сату башланганчы дәфтәрләрне ачып числоны язабыз. Һәм к хәрефен дәфтәрләргә язабыз.
Фонетик күнегү
Игътибар! Сатып алу башланды.(Металл поднос һәм кечкенә чүкеч куела).
2. 1 нче лот уйнатыла. «Буталган хәрефләр» аукционынны  ачып җибәрә..
Сезнең алдыгызда карточкалар.Бу карточкаларда хәрефләр адашканнар.Сез аларга парларын табып сүзләр булып ясалырга ярдәм итәргә тиеш буласыз.Башладык.Кем күбрәк  җавап бирә лот шуңа китә.
К, ә, т, и – китә
К, ы, й, р, а – карый
Т, к, ө, ә  – көтә
А, к, ы, з, а,б – кабыза
Ч, а, к, а – кача
Л, а, к, а– кала
Бик яхшы укучылар. Бу сүзләр  безнең нинди сорауга җавап бирәләр икән? Нинди сүз төркеменә керәләр икән, алдагы эшне эшләгәч бу сорауга җавап  табарбыз.

3. Игътибар! Икенче лот уйнатыла. Бу аукцион “Табышмаклар” аукционы .

Ләкин аны сатып алганчы, менә бу табышмакларны җавапларын әйтеп, кроссвордка яза барырга кирәк. Шуннан соң безнең сүзләребез нинди сүз төркеменә кергәненен белербез.
а) Әрекмәндәй зур колак,
Аяклары бер колач.
Борыны җиргә тигән,
Килгән ул ерак җирдән
(фил)

б) Бөтен халыкта бар ул,
Ансыз уку, язу юк.
Тәртибен бутый күрмәгез,
Анысы мөһим шулай ук (алфавит)

в) Үлән ашый, май ташый (Сыер)

г) Җир астында җирән ат,
Аның тиресе җиде кат,
Суясың да туныйсың
Тунаганда елыйсың (суган)

д) Кич булганда күренер,
Таң булдымы – күмелер. (Йолдыз)

е) Бертуктаусыз йөри,
Урыннан кузгалмый (сәгать)
Укытучы: Димәк, дәресебезнең темасы ничек икән?



Укучы: Фигыль.

Укытучы: Укучылар, безнең татар телебез бик борынгы тарихлы, бай эчтәлекле, матур яңгырашлы тел. Бу телдә матур, дөрес итеп сөйләшергә бик күп көч куеп аны өйрәнергә кирәк. Шулай бит! Татар телен үзләштерү бик күп бүлекләр аша бара. Бүген без сезнең белән икенче сүз төркемен– фигыльне өйрәнә башларбыз. 
3 лот уйнатыла. Теоритик аукционыбызны башлыйбыз
Укытучы: Фигыль ручсага ничек тәрҗемә ителә?
Укучы: Глагол.
Укытучы: Ручса кагыйдәсен кем әйтер икән?
Укучы:
Укытучы: Фигыль – эшне– хәрәкәтне белдерә торган мөстәкыйль сүз төркеме.Ул нишли? нишләде? нишләгән? нишләячәк? сорауларына җавап бирә.

4. Игътибар чираттагы лот уйнатыла.Бу аукционыбыз “Сөйләм” аукционы

Хәзер дәреслекләрнең 100 нче битендәге 214 нче күнегүне карыйбыз.Анда бирелгән рәсемнәр буенча җөмләләр төзибез. Кайсыгыз  җитезрәк икән. Әйдәгез әле.
Әти сыерчык оясы ясый.Әни бәлеш пешерә.  Әби оекбаш бәйли. Апа кульяулык чигә. Энем уенчыклар белән уйный.

Укытучы: Бер җөмлә белән әйтсәк. Бу тату гаилә.Укучылар гаилә кеше тормышында бик зур роль уйный. Минем уйлавымча, сезнең гаиләләрегездә шушы рәсемдәге гаилә кебек зур һәм татудыр.

Ә хәзер әйдәгез, ял итеп алыйк, аннан соң аукционыбызны дәвам итәрбез.

Физкультминутка

Бер, ике, өч, дүрт
Безнең өйдә кем тора?
Бер, ике, өч, дүрт,
Барысын да саный алам.
Әти, әни, абый, апа
Мурка исемле песи
Бу безнең гаилә

5. Игътибар 5 лот уйнатыла.”Фигыльләрне урнаштыру .”Бу аукционыбызда нокталар урынына төшеп калган сүзләрне (фигыльләрне куярга кирәк)
Гаилә дигәч күз алдына әти-әни  … . Мин тату гаиләдә  …. .Тату гаиләдә һәр кеше бер- берсен кайгырта …. . Әти-әни баланың шатлыгын, кайгысын … . Акыллы киңәшләрен … .
(килә, яшим, кайгырта,уртаклаша, бирә )
6. Игътибар
Чираттагы аукцион «уен-эстафета» аукционы. Тактада исемнәр язылган.Сез тактага чыгып шушы исемнәргә туры килә торган нишли? соравына җавап бирүче фигыльләр язарга тиеш буласыз.

Эт                                                          Кош
Өрә                                                      оча
Саклый                                               сайрый
Ашый                                                  утыра
Эчә                                                      корт чүпли
Йоклый                                              ашый.

7. Ә хәзер “кем игьтибарлырак» аукционы.Мин сезгә җөмләләр укыйм, ә сез фигыльләрне табып әйтергә тиеш буласыз. (вакыт калса)

Күгәрченнәр гөрләшәләр
Язгы кояш нурында.
Алар җырлый иң матур җыр –
Минем әни турында.
Тәмле ашлар пешерә,
Матур гөлләр үстерә.
Өебезнең нуры ул.
Барыбыздан олы ул.

7. Безнең иң соңгы аукционыбыз. Без хәзер бүгенге дәрестә үзләштергән белемнәребезне тикшереп карыйбыз.
Кечкенә генә тест эшләп алабыз.
1. Фигыль нәрсәне белдерә?
а) предметны;
б) эшне, хәлне, хәрәкәтне;
в) предметның билгесен.

2. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
а) нишли? нишләде?нишләгән? нишләячәк?
б) кем?нәрсә?
в) нинди? кайсы?
3. Кайта фигыленә сорау  куй.
а) нәрсә;
б) нишли;
в) нишләгән.
Укытучы: Бүгенге дәрестә без нинди сүз төркеме турында сөйләштек? Фигыль турында нәрсәләр белдек? Нәрсәне белдерә, нинди сорауларга җавап бирә?
Дәрестә нәрсәләр эшләдек?
Тырышып эшләдекме?
Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
Укытучы: Тырышлык бушка китми, ул үзенең нәтиҗәләрен бирә.Шуның өчен  әйдәгез аукционга йомгак ясыйк. Лотларны саныйк.




Следующий: